Якшәмбе, 1 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген шәһәрнең 29 тукталышында "Яр Чаллы тавышы" урам радиотапшыруы аша коронавирус куркынычы турында хәбәр итәләр. Халыкны өйдә калырга, үз-үзеңне максималь изоляцияләү режимын үтәргә һәм җәмәгать урыннарына бармаска өндиләр. "СТВ-МЕДИА" холдингыннан тавыш көчәйткечләр автокаланың 29 тукталышында урнаштырылган.

Коронавирусны профилактикалау турында роликлар "ЧЕ! – Набережные Челны", "Авторадио –Набережные Челны" һәм «Радио Дача»да яңалыклар чыгарылышында трансляцияләнәчәк.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, ял көннәрендә шәһәрдә ЮХИДИ һәм патруль-пост хезмәте эшләде, алар автомобильләрдән чаллылыларга карантинны үтәү кирәклеге турында хәбәр итте.

Дүшәмбе, 30 март 2020, 15:02