Мы в социальных сетях

Чаллы укучыларының каникуллары 5 апрельгә кадәр озайтылды. 6 нчы апрельдән укучылар дистанцион укытуга күчәчәкләр. Бу хакта бүген Башкарма комитетның мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин сөйләде. «Без инде дистанцион укытуга әзерләнәбез. Моны мәгариф учреждениесе сайтында карап була, биредә дистанцион укыту бүлеге бар, анда тәртип, нигезнамә, норматив документлар, белешмәлекләр, инструктажлар, дистанцион дәресләр расписаниеләре, белем бирү платформаларына сылтамалар урнаштырылган», – дип хәбәр итте ул. «Ата-аналардан дистанцион укыту процедурасын һәм баланың ничек шөгыльләнүен игътибар белән күзәтүләрен сорыйбыз. Сораулар булса, сыйныф җитәкчесе, мәктәп администрациясе белән турыдан- туры элемтәдә булуыгызны үтенәм», дип өстәде Рөстәм Хуҗин.

Татарстанда мәктәпләргә, көллиятләргә, техникумнарга һәм югары уку йортларына ярдәм итү буенча ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының «кайнар линиясе» эшли. Белгечләргә сорауларны (843) 294-95-70 телефоны буенча бирергә мөмкин. Линия эш көннәрендә 09:00дән 18:00 сәгатькә кадәр эшли. Белгечләр ата-аналар берләшмәсе, педагоглар һәм мәгариф белән идарә итү органнары, мәктәпләрнең һәм башка белем бирү учреждениеләренең эпидемиологик ситуациядә дистанцион укуларын һәм эшен оештыру буенча сорауларына җавап бирәчәкләр.

Дүшәмбе, 30 март 2020, 16:25