Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда җәмәгать транспортын көн саен дезенфекция чаралары белән эшкәртү бара. Бу хакта бүген Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев белдерде. "Хәзерге вакытта без линиягә чыгучы техника берәмлекләренең санын киметтек, чөнки кешеләр өйләрендә үз-үзләрен изоляцияләүдә", - дип билгеләп үтте Илья Сергеевич.

Шулай итеп, аның сүзләренә караганда, трамвай линиясенә чыгу ике тапкырга кыскартылган, автобуслар хәрәкәте 35% ка кимегән. Җәмәгать транспорты 5 апрельгә кадәр ял көне режимында эшләячәк.

Моннан тыш, идарәче компанияләр тарафыннан күпфатирлы йортларның беренче катлары һәм лифтлары дезинфекцияләү чаралары белән эшкәртелә: "Шәһәрнең идарәче компанияләренә барлык күрсәтмәләр дә бирелде. Алар бу эшне оештырдылар", - дип өстәде спикер.

Дүшәмбе, 30 март 2020, 16:15