Мы в социальных сетях

 "Тантана" профессиональ премия булып тора һәм театр сәнгате өлкәсендә күренекле иҗади һәм иҗтимагый казанышлары өчен бирелә. «Варшавская мелодия» спектакле белән «За актерский ансамбль» номинациясендә «Мастеровые» рус драма театры актерлары Александра Олвина, Анна Дунаева, Алексей Ухов һәм Владимир Губанов җиңү яулады.

"Намус һәм абруй" номинациясендә Татарстан Республикасының халык артисты, Яр Чаллы дәүләт татар драма театры актеры Булат Сәлахов иң яхшысы дип табылды.

"Бердәм Россия" партиясе Татарстан бүлегенең М.Супонин пьесасы буенча куелган "Сказка Страны Восходящего Солнца" ("Волшебное оружие Кендзо") спектаклендә Юкико ролен уйнаган  өчен Татарстан Республикасының атказанган артисты, Чаллы курчак театры актрисасы Ева Мингажева махсус приз белән бүләкләнде.

Әлеге спектакльне кую театрның «Бердәм Россия» партиясенең федераль проектында - «Кече Ватан мәдәнияте», «Театрлар – балаларга» юнәлеше ярдәмендә мөмкин булды.

Дүшәмбе, 30 март 2020, 16:25