Якшәмбе, 1 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

2020 елның 30 мартыннан Татарстан Республикасында Рөстәм Миңнеханов үз-үзеңне изоляцияләү режимын кертте. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, республиканың санитария-эпидемияләргә каршы комиссиясе рәисе Ләйлә Фазлыева хәбәр итте. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, үз-үзеңне изоляцияләү режимы барлык гражданнарга да кагыла. "Иртәгәсе көн дәвамында үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган физик һәм юридик затларга карата гамәлдә булачак штрафлар турында карарлар кабул ителәчәк" , - дип аңлатты Ләйлә Фазлыева. Шулай ук 2020 елның 30 мартыннан республикада муниципалитетлар арасында пассажирлар һәм багаж ташу туктатыла. Торак-коммуналь хуҗалыкның барлык хезмәтләре, медицина хезмәтләре, кибетләр үз эшләрен дәвам итәчәк.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән монда танышырга мөмкин.

Дүшәмбе, 30 март 2020, 18:02