Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда мэр Наил Мәһдиев җитәкчелегендә коронавируска каршы тору буенча оператив штабның чираттагы утырышы узды. Анда хокук саклау органнары вәкилләре, шәһәрнең эре предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре бар иде. Видео-конференция режимында «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин да катнашты.

Искәртеп узабыз, автогигант хезмәткәрләре эпидемиягә каршы костюмнар һәм битлекләр тегәләр.

 Беренче доклад белән Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, бүген 486 кеше – чит илдән килгән затлар медицина күзәтүе астында. 1791 кеше авыру билгеләре булмау сәбәпле күзәтүдән төшерелгән. Бүген провизорлык госпитале буларак эшли торган җирле йогышлы авырулар хастаханәсендә коронавирус инфекциясе булуны билгеләү өчен 165 койка булдырылган. Шулай ук 2 нче шәһәр хастаханәсендә 120 койка әзерләнгән.

Үз-үзеңне изоляцияләү вакытында шәһәр территориясендә хокук тәртибен тәэмин итү турындагы доклад белән шәһәр Эчке эшләр идарәсе башлыгы Надир Закиров чыгыш ясады. 

"Яр Чаллы буенча билгеле бер урында эшләүне күрсәтүче ялган белешмә сату факты ачыкланды, хәзерге вакытта тикшерү чаралары үткәрелә. Моннан тыш, тиешле рөхсәт документларыннан башка гына антисептик сыекча ташуның ике очрагы билгеле булды. Алынган контрафакт продукциянең гомуми күләме 1000 литрдан артык", - дип сөйләде Надир Закиров. 

 Пассажирлар йөртү вакытында да профилактик чаралар күрелә. Бу хакта Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр итте: "Барлык транспорт чаралары да көнгә ике тапкыр дезинфекция чаралары һәм хлорлы матдәләр, водород перекисенең концентрацияләнгән эретмәсе белән санитар эшкәртелә. Һәр рейстан соң транспорт чарасы салонын җилләтү, ишекләр, култыксалар, утыргычларның пластмасса өлешләрен дезинфекцияләү эшләре башкарыла", - дип билгеләп үтте ул.

«ПАД» МУП көн саен шәһәрнең автомобиль юлларын юдырту һәм сыекча бөркү өчен махсус техника берәмлеген чыгара. Көн саен 10-12 рейс ясала. Кышкы сезоннан соң тукталыш павильоннары, җир асты кичүләре тәртипкә китерелә. 

«Идарәче оешмалар тарафыннан 1378 күпфатирлы йортта ишек тоткаларын, гомуми файдаланудагы урыннарны, лифтларны, чүп камераларын һәм тышкы төзекләндерү элементларын дезинфекцияләү юлы белән сыйфатлы җыештыру оештырылган. Подъездларда дымлы җыештыру көн саен үткәрелергә тиеш, әлеге мәсьәлә шәһәр хуҗалыгы идарәсе тарафыннан контрольгә алынды», – дип өстәде докладчы. 

 Моннан тыш, 812 балалар мәйданчыгына керү юлы да тасма белән ябылган. Илья Зуев сүзләренә караганда, кайбер комплексларда тасмаларны өзгәннәр, әмма якын арада ул яңадан куелачак.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов уку йортларының дистанцион укуга күчүе турында сөйләде. 6 апрельдән Чаллы укучылары онлайн-режимда укуга кереште. Шулай итеп, беренче көндә 98% мәктәп укучысы өчен беренче дәресләр үткәрелгән. Ата-аналар соравы буенча өй техникасы булмаган балаларга 33 ноутбук бирелгән.

"Укучыларның персональ компьютерлары һәм Интернет челтәренә керү мөмкинлеге булганда, дәресләр Интернет челтәрендәге белем бирү онлайн-ресурсларыннан файдаланып, мәктәп расписаниесе буенча үткәрелә. Укучыларда бары тик мобиль элемтәдә генә биремнәр булганда, укытучы тарафыннан телефон аша хәбәр ителә", - дип аңлатты эш алгоритмын Рамил Хәлимов һәм 9 һәм 11 сыйныф укучыларына аерым игътибар бирелә, дип өстәде. Алар белән фәннәр буенча шәхси консультацияләр үткәрелә.

Ул искәрткәнчә, «Орион» яшьләр үзәге базасында волонтерлар штабы булдырылган. Бүген аның сафында 204 ирекле кеше бар. Штабка өлкән яшьтәге ялгыз гражданнардан 251 гариза керде. Волонтерлар аларга беренче чиратта кирәкле азык-төлек һәм дарулар сатып алуда булышалар. Полиция хезмәткәрләре, волонтерлар һәм хезмәт вазыйфасын башкаручылар өчен 60,5 мең битлек тегелгән.

Сишәмбе, 7 апрель 2020, 19:25