Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү вакытын уңайлы итү өчен файдалы сервисларны үз эченә алган Yardam.ru порталы эшли башлады. Сайтта 140тан артык хезмәт тупланган. Шулар арасында әзер ризык китерү, азык-төлек продуктлары һәм дарулар, психологик ярдәм, федераль һәм республика кайнар линияләре, белем бирү ресурслары, читтән торып эшләү өчен сервислар, бизнес һәм онлайн-элемтә белән дәүләт, медицина хезмәтләре, төп яңалыклар һәм файдалы материаллар.
Үз-үзеңне изоляцияләү вакытын уңайлы итү өчен теләгән һәркем Yardam.ru порталына кушыла ала. Моның өчен сайтта кулланучыларга яңа сервислар һәм идеяләр тәкъдим итү мөмкинлеге каралган. Татарстан халкы үз тәкъдимнәрен yardam@tatar.ru почтасына җибәрә ал.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 31 март 2020, 15:00