Якшәмбе, 12 гыйнвар 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллыда коронавирус инфекциясе нәтиҗәсендә 858 кеше медицина күзәтүе астында тора, 1061 кеше күзәтүдән алынган. Коронавирус белән көрәш буенча оператив штаб утырышы барышында Чаллы сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев шундый мәгълүмат китерде. Коронавирус йогуны билгеләүгә тикшеренүләр уздыру өчен лаборатория эше йогышлы авырулар хастаханәсендә оештырылды. «Бүгенге көндә йогышлы авырулар хастаханәсендә 15 кеше госпитализацияләнә, аларның икесендә коронавирус расланган. Барлык пациентларның хәле канәгатьләнерлек", - диде Александр Николаев.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, коронавирус буенча килеп туган хәлгә бәйле рәвештә, шәһәрнең дәвалау-профилактика оешмаларында профилактик тикшерүләр, халыкны диспансерлаштыру, планлы рәвештә госпитализацияләү туктатылды. Наил Мәһдиев санаторийлар базасында 14 көнгә үз-үзләрен изоляцияләү режимында булырга тиешле затлар өчен обсерваторлар булдырырга тәкъдим итте.

Сишәмбе, 31 март 2020, 16:55