Мы в социальных сетях

Шәһәр буйлап хәрәкәт итәргә кемнәргә рөхсәт бирелә? Рөхсәт Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче (килгән) һәм махсуслаштырылган сервиста теркәлгән затларга бирелә. Теркәлү өчен 2590 номерга #РЕГИСТРАЦИЯ#Фамилиясе Исеме Атасының исеме# Паспорт сериясе һәм номеры#факттагы яшәү урыны адресы#тексты белән бушлай СМС-хәбәр җибәрергә кирәк.

Мәсәлән: #Теркәлү#Иванов Иван Иванович#9219632506#Казан Нигъмәтуллин ур.5 фатир 9

Мәгълүматны эшкәрткәннән соң гражданин җавап итеп СМС-хәбәрдә теркәүнең уникаль кодын ала. Сервиста теркәлгән кеше йөрүгә рөхсәт алу өчен «максат» тексты белән 2590 СМС-хәбәр җибәрә. (СМС-хәбәр җибәрү персональ мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык дигәнне аңлата). Нинди максатлар өчен хәрәкәт итүгә рөхсәт алырга була? 1. Судка бару; 2. Балигъ булмаганнарны белем бирү оешмасына (мәгариф оешмасыннан) китерү; 3. Медицина һәм ветеринария оешмасына бару; 4. Җирләүләрдә катнашу; 5. Паспорт алу/янарту; 6. Дачага бару (шәһәр читендәге йорт), дачадан кайту (шәһәр читендәге йорт); 7. Кредит оешмалары һәм почта бүлекчәләрендә булу; 8. Эшкә сәләтсез туганнарга дарулар, азык-төлек һәм беренче чиратта кирәк-яраклар китерү, аларга ярдәм күрсәтү; 9. Яшәү урынын (тору урынын) үзгәртү. Бу хәрәкәткә рөхсәт бирелүне ничек аңларга?

Хәрәкәт җаваплы рөхсәт кәгазенең уникаль коды һәм аның гамәлдә булу чорын күрсәтеп СМС-хәбәр алганда рөхсәт ителгән дип санала.

Яшәү урынын үзгәрткәндә нишләргә? Яшәү урыны (тору урыны) үзгәргәндә, шулай ук дачага чыгу датасы (шәһәр читендәге йорт) дачадан кайту датасына туры килмәсә, махсус ресурста кабат теркәлү таләп ителә. Кайсы очракларда өйдән чыгу өчен рөхсәт алу таләп ителми? - ашыгыч (кичектергесез) медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итү; - якындагы (йорт янындагы) кибеткә барганда; - яшәү урыныннан 100 метрга кадәр ераклыкта йорт хайваннарын урамда йөртү; - чүп чыгару; - эшчәнлеге туктатылмаган (документ булганда) эш урынына (урыннан) бару/кайту; - Татарстан Республикасы чикләрендә йөк ташу (белешмә булганда); - гражданнарның аерым категорияләренә дарулар, азык-төлек һәм беренче чиратта кирәкле товарлар китерү (белешмә булганда).

Җомга, 3 апрель 2020, 10:00