Мы в социальных сетях

"Нур" яшьләр үзәге үз-үзеңне изоляцияләү чорында чаллылылар өчен онлайн иҗади мастер-класслар сериясен башлап җибәрде. Шулай итеп, 2 апрельдә «Скетч. Сладости» темасына туры эфир оештырылачак: иң баллы пирожный һәм тәмле туңдырманы кәгазьгә күчерәбез. Эш өчен кәгазь, гади, шулай ук төсле карандашлар кирәк булачак. Җомга көнне, 3 апрельдә, төрле ысуллар һәм техника ярдәмендә джинсовканы бизәргә өйрәтәчәкләр. Шимбә көнне "Скетч. Космос" күргәзмәсе узачак, анда эшләү өчен кәгазь, гади карандаш, гельле кара ручка яки гади ручка, юка кара фломастер кирәк булачак. Барлык онлайн-остаханәләр дә 15:00 сәгатьтә эшли башлаячак.

Чәршәмбе, 1 апрель 2020, 15:43