Мы в социальных сетях

Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) коронавирус таралуга каршы тору чаралары турында сораштыру мәгълүматларын тәкъдим итте. Әйтик, россиялеләрнең 70%ы башка кешеләр белән элемтәне чикләгән: өйләрендә яки башка җирдә үз-үзләрен изоляциялиләр. Яртысыннан артыгы (61%) гигиена кагыйдәләрен үти: кулларын юа яки махсус антисептиклар куллана. Илнең һәр бишенче кешесе коронавирус инфекциясе таралуны булдырмый калу чаралары күрә.

Россиялеләрнең 15%ы биналарны дезинфекцияли, 12%ы бүлмәләрне җилләтә, ә тагын 12%ы кешеләр күпләп җыелган урынга барудан саклана, мәсәлән, җәмәгать транспортында йөрми һәм массакүләм чараларда катнашмый. Һәр унынчы кеше диярлек иммунитетны сакларга тырыша, витаминнар яки дарулар эчә.

Җомга, 3 апрель 2020, 11:20