Мы в социальных сетях

 Бүген Башкарма комитет бинасында видеоэлемтә режимында Шәһәр Советында «Бердәм Россия» партиясе фракциясенең җыелышы узды. Депутатларның игътибар үзәгендә коронавирус инфекциясе таралуга һәм килеп туган шартларда эшмәкәрлек секторына ярдәм итүгә бәйле мәсьәләләр булды. Җыелышны шәһәр мэры Наил Мәһдиев алып барды, шулай ук шәһәр башлыгы урынбасары Флера Андреева, Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов катнашты.

Утырышны шәһәр мэры Наил Мәһдиев ачты. «Ил территориясендә «Яңа коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә Россия Федерациясе территориясендә халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү чаралары турында» безнең ил Президенты Указы гамәлдә. Бу турыдан-туры гамәлдә булган Указ. Барлык идарә органнары - федераль, республика һәм муниципаль органнар аны һичшиксез үтәргә тиеш. Федерация субъектларына җибәрелгән билгеле вәкаләтләр бар. Кызганычка каршы, муниципалитетларга бирелгән вәкаләтләр юк. Бу уңайдан бизнес-җәмәгатьчелек вәкилләренең төрле фикерләре бар. Иртәгә без видеоэлемтә режимында Чаллы эшмәкәрләре һәм банклары белән очрашу уздырачакбыз, урыннарда эре, урта һәм кече бизнесның нинди реаль ярдәм алу мөмкинлеге булу турында фикер алышу һәм аңлау өчен», - диде ул. 

Депутатларның коронавирус ситуациясенә бәйле соравына Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев җавап бирде. Ул хәзерге вакытта Яр Чаллыда йогышлы авырулар хастаханәсеннән ике кеше терелеп чыкканын әйтте. Шәһәрдә авыруларны кабул итү өчен 165 койка-урын оештырылган, шуларның 130ы 2 нче шәһәр хастаханәсендә урнашкан. Вәзгыять контрольдә тотыла.

Даруханәләрдә битлекләр һәм дезинфекция чаралары булмау темасы күтәрелде. Наил Мәһдиев, кызганычка каршы, бөтен ил буенча һәм дөньяның күп кенә илләрендә битлек юк, дип билгеләп үтте. "Безнең укытучылар эшләми торган көннәр булуга карамастан, 45 мең битлек теккән. Алар волонтерларга, полиция һәм социаль хезмәтләргә таратыла. Битлекләрне кайбер предприятиеләрдә дә тегә башладылар. Чара мәҗбүри, әмма кирәкле. Кул кушырып утырганчы һәм каяндыр көткәнче, үзең эшкә алыну яхшырак", - дип ассызыклады ул һәм КАМАЗда шәһәрнең медицина хезмәткәрләре тәэмин ителәчәк саклагыч костюмнар тегелүен дә өстәде.

Депутатлар өчен эшмәкәрлеккә ярдәм итү чаралары мөһим булып тора. Наил Мәһдиев билгеләп үткәнчә, бизнес вәкилләре хәзерге вакытта бизнеска ярдәм итү өчен эшли башлаган программалар белән активрак кызыксынырга тиеш. "Тулаем эчке продуктның 37% һәм бюджетның 34% бездә кече һәм урта бизнес формалаштыра. Шуңа күрә шәһәр өчен бу секторның нәрсә икәнлеген аңларга кирәк", - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.

«Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан эштән азат ителү куркынычы янаган хезмәткәрләрне вакытлыча эш белән тәэмин итүгә, шул исәптән җәмәгать эшләрен оештыруга акча бүлеп бирү турында Карар кабул ителгәнлеген беләсезме? Кризиска каршы чараларда катнашу өчен эш бирүчегә «Россиядә эш» сайтына керергә һәм мәгълүмат белән танышырга кирәк», - диде ул.

Социаль-икътисадый үсеш һәм бюджет мәсьәләләре буенча даими комиссия рәисе Венера Туктарова банк вәкилләре белән очрашу алдыннан хезмәттәшләренә РФ Хөкүмәтенең 02.04.2020 елгы 410 номерлы карары белән танышырга тәкъдим итте. "Хезмәттәшләрнең иртәгәгә кадәр әлеге документ белән танышуларын теләр идек, чөнки әлегә өч эшмәкәрдән генә гаризалар килде", - дип хәбәр итте Венера Туктарова.

Шулай ук Евгений Вайнер, Виталий Агапов, Олег Ершов, Андрей Максимов, Ләлә Камалетдинова һ. б. үз сорауларын бирделәр.

Дүшәмбе, 6 апрель 2020, 19:15