Мы в социальных сетях

                                                               Хөрмәтле чаллылылар!

Сезнең кебек үк мин дә, килеп туган хәлгә борчылам. Бөтен дөньяны колачлаган пандемия безнең шәһәргә дә килде. Мин сезне бу катлаулы вакытта бер-берегезгә ярдәм итәргә чакырам. Без барыбыз да -  бер гаилә! Без шәһәребездә яшибез, эшлибез һәм иҗат итәбез һәм хәзер барыбызга да чиксез сабырлык кирәк.

Без көн саен республика җитәкчелеге белән эшлибез һәм ситуацияне хәл итү юлларын эзлибез. Аңлау бар. Безнең шәһәр – илнең эре сәнәгать үзәге. Республика язмышы Чаллының иминлегенә һәм финанс тотрыклылыгына бәйле.

Горурлык белән әйтәбез: шәһәр бюджетының 30%ы кече һәм урта бизнес предприятиеләрен формалаштыра һәм без бу күрсәткечләр элеккегечә калсын өчен тырышабыз.

Бизнесның югалтулары аз булсын өчен без кулдан килгәннең барысын да эшлибез. Без инде ресурсларны саклау компанияләренә, банкларга мөрәҗәгать иттек. Безгә резервлар табарга һәм билгеле бер карарларга килергә кирәк. Безнең бурыч – коллективларны саклап калу.

Тагын бер кат үзегезнең һәм якыннарыгызның иминлеген саклау өчен чаралар күрүегезне сорыйм. Кризис мәңге дәвам итмәс. Тормышыбыз гадәти ритмга тизрәк әйләнеп кайтсын өчен, без көчебездән килгәннең барысын да эшли алабыз.


Дүшәмбе, 6 апрель 2020, 19:03