Мы в социальных сетях

Чаллы мэры Наил Мәһдиев шәһәрдә коронавирус инфекциясе белән бәйле агымдагы вәзгыять турында сөйләде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, алдагы көнне коронавирустан дәваланган ике кеше хастаханәдән чыкты.

«Мин барлык чаллылылар исеменнән безнең табибларга зур, намуслы һәм гаять куркыныч эш башкарганнары өчен рәхмәт белдерәсем килә. Испаниядән кайткан шәһәрдәшләребез, Чаллы табиблары тырышлыгы белән тулысынча дәвалау курсы узып, терелеп, өйләренә озатылды», - диде Наил Мәһдиев

Шәһәр башлыгы шулай ук Яр Чаллыда кайбер уңай яңалыкларны билгеләп үтте. "КАМАЗ кичәге көннән эшли башлады. Барлык персонал да түгел, ә төп производствога җәлеп ителгән хезмәткәрләрнең бер өлеше, калганнары читтән торып эшли. Камаз белән бергә бердәм технологик чылбырда булган предприятиеләр дә эшли. Икътисадый тормыш җанлана. КАМАЗ – федераль әһәмияттәге стратегик мөһим предприятие, Чаллы кешеләренең тормышы һәм иминлеге аның торышына бәйле. Бүгенге көндә бездә 220дән артык волонтер эшләве дә бик куанычлы. Алар дарулар, азык- төлек белән тәэмин итү, ярдәмгә мохтаҗ өлкән буын кешеләренә кирәкле хезмәтләр күрсәтү өчен барысын да эшли", - дип белдерде Наил Мәһдиев.

Шәһәр мэры чаллылыларга үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәүнең мөһимлеге турында тагын бер кат искәртте.

«Без бүген бик күп булмаса да, пневмония диагнозы куелган кешеләрнең артуын күзәтәбез. Алар барысы да хәзер табиблар күзәтүе астында. Мондый авырулар өчен без дәвалау учреждениеләре: 2  нче шәһәр хастаханәсендә, сугыш ветераннары өчен госпитальдә урыннар әзерләдек. Булдырылган өстәмә урыннар белән без 440 койкага ия булырга тиеш. Болар барысы да очраклы гына эшләнми. Безнең медицина хезмәткәрләре бәяләвенчә, авыруның иң югары ноктасы әлегә узмаган. Шуңа күрә икътисадый кыенлыкларга, эре һәм кече бизнес тормышында кыенлыкларга карамастан, барысына да үтенеч - бераз түзәргә кирәк. Бу - кирәкле чаралар. Кемгәдер алар артык кырыс тоелырга мөмкин, әмма без күрә торган чаралар чаллылыларның тормышын һәм сәламәтлеген саклау өчен бик кирәк дип уйлыйм», – дип билгеләде Наил Мәһдиев.

Видеомөрәҗәгатьнең тулы тексты түбәндә урнаштырылган.


Сишәмбе, 7 апрель 2020, 10:20