Якшәмбе, 30 июнь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

"КАМАЗ" Чаллы сәламәтлек саклау учреждениеләренә коронавирус инфекциясеннән саклаучы 200 костюм тапшырды. Костюмнар "Камаз"да җитештерелә. Эпидемиягә каршы 180 костюмны 2 нче шәһәр хастаханәсе, 20не  Ашыгыч медицина ярдәме станциясе алды.

КАМАЗ март ахырында медицина хезмәткәрләре өчен инфекциядән саклану костюмнары җитештерә башлады. Тегү цехлары һәр заводта ачылган, анда 50гә якын кеше эшли. КАМАЗда эпидемиягә каршы костюмнар һәм битлекләр җитештерү белән Наил Мәһдиев та танышкан иде.

Сишәмбе, 7 апрель 2020, 12:12