Мы в социальных сетях

 РФ Социаль иминият фондының ТР буенча Яр Чаллы филиалы шәһәр учреждениеләре һәм предприятиеләренә 65 яшь һәм аннан өлкәнрәк булган һәр хезмәткәр буенча электрон реестр формалаштыру һәм фондка җибәрү кирәклеге турында хәбәр итә. Хезмәткәрнең  исем-фамилиясен, вазыйфасын, аның СНИЛС номерын, уртача хезмәт хакы күләмен, ЭЛН 99900000000 бердәм универсаль номеры булган стажын күрсәтергә кирәк. Әлеге мәгълүматлар эшкә сәләтсезлек битләрен рәсмиләштерү өчен кирәк. Реестр РФ Хөкүмәтенең «65 яшь һәм аннан өлкәнрәк затларга карантин булган очракта эшкә яраксызлык, вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособиеләр билгеләү һәм түләү буенча вакытлыча кагыйдәләрне раслау турында» 2020 елның 1 апрелендәге 402 номерлы карары үз көченә керүгә бәйле рәвештә формалаштырыла. 

Реестрны формалаштырганда килеп туган барлык сораулар буенча филиалның электрон адресына f9@ro16.fss.ru мөрәҗәгать итәргә кирәк яки кайнар линия телефоннары буенча: 8(8552) 71-28-26; 70-70-04.

Сишәмбе, 7 апрель 2020, 17:17