Дүшәмбе, 25 ноябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

8 нче апрельдән 8 нче майга кадәр федераль әһәмияттәге Казан ягына таба баручы "Идел" М-7 автомобиль юлында Түбән Кама ГЭСы корылмалары буенча Кама елгасы аша үтүче күпернең уң як өлеше, транспорт чаралары хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла. Бу чорда юл полотносын ремонтлау планлаштырылган. Хәрәкәт күпернең сул ягыннан (шәһәр ягына таба) оештырылачак. Машина йөртүчеләрдән әлеге участок буенча үз маршрутларын алдан ук планлаштыруларын сорыйлар.

Чәршәмбе, 8 апрель 2020, 08:14