Мы в социальных сетях

8 апрельдә 11: 00 сәгатьтә эшмәкәрләр өчен икенче онлайн-дәрес узачак. Ул кризис чорында корпоратив бәхәсләрне хәл итүнең юридик аспектларына багышланачак. Спикерлар булып хокук, салым салу һәм консалтинг өлкәсендәге экспертлар чыгыш ясаячак.

 Семинарда түбәндәге сылтама буенча катнашырга мөмкин: http://biz-balance.ru/antikrizis_pro.

 Әлеге курс Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча Икътисад министрлыгы, Эшмәкәрлеккә ярдәм фонды, Эшмәкәрлек фабрикасы тарафыннан әзерләнгән. Проект эшмәкәрләрнең агымдагы шартларга тиз арада җайлашуына юнәлдерелгән һәм бизнеска ярдәм итүнең бер өлеше булып тора.

Чәршәмбе, 8 апрель 2020, 09:39