Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы Чаллы шәһәре буенча Федераль салым хезмәте инспекциясе хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта Россия Федераль салым хезмәте сайтында www.nalog.ru 60тан артык электрон сервис гамәлгә ашырылган, алар ярдәмендә салым органына читтән мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Иң популяр электрон сервис - «физик затлар өчен шәхси кабинет» («Шәхси кабинет»). Әлеге сервис ярдәмендә онлайн режимында салым декларациясен тутырырга һәм җибәрергә, салымнар һәм салым бурычларын түләргә, объектлар турында мәгълүмат карап була.

Безнең шәһәрдә 120 меңнән артык Чаллы кешесе «Шәхси кабинет»тан файдалана. Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы кулланучылары www.gosuslugi.ru Бердәм идентификация һәм аутентификация системасы (ЕСИА) хисап язмасы - дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында авторизация өчен кулланыла торган керү реквизитлары ярдәмендә «Шәхси кабинет»ка керү мөмкинлеген гамәлгә ашыра алалар. Шәхси кабинетлар физик затлар, юридик затлар өчен дә, шәхси эшмәкәрләр өчен дә эшләнгән.

Җомга, 10 апрель 2020, 13:33