Мы в социальных сетях

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина дүрт мең медицина респираторы сатып алып, аларны Яр Чаллы сәламәтлек саклау учреждениеләренә тапшырды. «Табиблар, шәфкать туташлары, фельдшерлар бүген аеруча катлаулы шартларда эшлиләр. Яңа коронавирус инфекциясе таралу шартларында безнең ашыгыч ярдәм хастаханәләре, йогышлы авырулар хастаханәләре медперсоналына йөкләнеш югары һәм без барыбыз да аңлыйбыз: безнең сәламәтлегебезне саклау аларның хәленә һәм иминлегенә бәйле», – дип билгеләде Әлфия Когогина.

Чәршәмбе, 8 апрель 2020, 16:28