Чаллының сугыш ветераннары өчен госпитале коронавирус белән авыручылар өчен резерв стационарга әйләнергә мөмкин. Госпитальнең коронавирус инфекциясе белән авыручыларга медицина ярдәме күрсәтүгә әзерлеген Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов һәм Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Любовь Шәйхетдинова бәяләделәр. Учреждениедә коронавирус инфекциясе расланган пациентлар өчен 80 койкага исәпләнгән резервны ачу күздә тотыла.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 8 апрель 2020, 16:59