Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе, законнарда каралган барлык срокларны үтәп, күчемсез милек белән алыш-бирешләрне тулы күләмдә башкару өчен кирәкле теркәү эшләрен дәвам итә.

«Хәзер татарстанлыларның күбесе үз-үзләрен изоляцияләүгә карамастан, күп кенә ведомстволарның, шул исәптән дәүләт органы буларак, Росрестрның эше туктамый. Без үз эшебезне штат режимында дәвам итәбез. Әйе, яңа коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү максатыннан КФҮнә документлар кабул итү туктатылды. Шуңа күрә без гариза бирүчеләргә дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә алуга өстенлек бирергә киңәш итәбез. Хәзерге вакытта Росреестр порталында сервисларның өзлексез эшләве өчен барлык кирәкле чаралар да күрелә», - дип аңлатты Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы Людмила Кулагина.

Людмила Кулагина сүзләренә караганда, килеп туган ситуациядә документларны электрон тапшыру иң оптималь вариант, чөнки бәхәссез өстенлекләргә ия.  Күчемсез милекне теркәү кыска вакыт эчендә башкарыла, ә физик затлар өчен дәүләт пошлинасы 30 процентка кимрәк алына. Өстәвенә, хәзерге вакытта Росреестрның күпчелек дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә алырга мөмкин.

Шулай итеп, Росреестрның электрон хезмәтләре порталында дәүләт кадастр исәбенә һәм күчемсез милек объектларына хокукларны теркәүгә документлар бирү, Күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрыннан белешмәләр соратып алу, онлайн режимында күчемсез милек объекты турында белешмә мәгълүмат алу һ. б. керә. Шулай ук Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы офисында алдан язылу буенча документларны экстерриториаль принцибы буенча тапшырырга мөмкин.

Гражданнарда күчемсез милекне рәсмиләштерү белән бәйле сораулар туа икән, алар Росреестр Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең rosreestr.tatarstan.ru рәсми сайтының "Гражданнар мөрәҗәгатьләре" бүлегендә күрсәтелгән телефоннар буенча дистанцион консультацияләрдән файдалана алалар. Әлеге кайнар линиягә (843)255-25-71 телефоны буенча көн саен - 8:00дән 12:00гә кадәр һәм 13:00дән 17:00гә кадәр шалтыратырга мөмкин.

Шулай ук гражданнарның мөрәҗәгатьләре почта аша һәм электрон почта аша кабул ителә. Элеккечә күчемсез милекне рәсмиләштерү белән бәйле барлык сораулар буенча консультация алырга Росреестрның 8(800) 100-34-34 колл-үзәгенең бердәм түләүсез белешмә телефоны аша шалтыратырга була.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җир законнары үтәлешен планлы һәм планнан тыш тикшерүләр үткәрү һәм дәүләт җир күзәтчелеген гамәлгә ашыру 2020 елның 1 маена кадәр туктатылды.

Пәнҗешәмбе, 9 апрель 2020, 09:53