Мы в социальных сетях

 Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең тугыз яңа очрагы теркәлгән. Шулай итеп, республикада теркәлгән авырулар саны 50 кешегә җитте. COVID-19га каршы көрәш буенча оператив штаб хәбәр иткәнчә, Татарстанда авырулар хастаханәләрдә, аларның хәлен табиблар уртача авырлыктагы дип бәялиләр. ИВЛ аппаратына тоташтырылган пациентлар юк. Алар барысы да Татарстан Республикасында яшәүчеләр: Казан – 4, Яр Чаллы – 3, Әлмәт һәм Биектау районнарында берәр очрак теркәлгән. 

 Яшь төркемнәре буенча: 18 яшьтән 30 яшькә кадәр – 2; 30дан 50 яшькә кадәр-4; 50дән 60 яшькә кадәр – 3. Ике очрак читтән кертелгән характерда, җиде кеше элек авырып киткән кешеләр белән якын элемтәдә булган.

Пәнҗешәмбе, 9 апрель 2020, 11:10