Мы в социальных сетях

Бүген Наил Мәһдиев 2 нче шәһәр хастаханәсендә булды, ул анда пневмония һәм коронавирус инфекциясенә шикләнелгән пациентларны дәвалаучы медицина хезмәткәрләре белән очрашты. Шәһәр башлыгы ТР Дәүләт Советы депутаты Олег Николаев белән бергә медицина ярдәме эшен оештыруны бәяләде. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, таләп ителгән очракта, учреждениедә 120 койкага исәпләнгән госпиталь ачарга әзер торалар .

"Без ситуациядән алга китеп, хәл начарайган очракта, өстәмә койкалар булдыру эшен уйларга тиеш. Тагын 75 койка әлеге территориядә - бала тудыру йорты базасында булачак. Шулай ук 80 урын сугыш ветераннары госпиталендә оештырылачак. 165 урын йогышлы авырулар хастаханәсендә бар. Яр Чаллыда 440 урын булдырылачак. Өстәвенә, без өч обсерваторны күз алдында тотабыз: берсе – шәһәр артында, шулай ук «Жемчужина» санаторие һәм "КАМАЗ" санаторий-профилакторие базасында", - дип билгеләп үтте Наил Мәһдиев.

Бүгенге көндә учреждениедә пневмония диагнозы белән алты кеше дәвалана. Аларның өчесе – чаллылылар, Тукай районыннан ике пациент һәм берсе Әлмәттән. Аларның иң яше – 33, иң өлкәне 94 яшьтә. Шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Александр Николаев сөйләвенчә, дүрт пациентның хәле уртача, икесенең хәле авыррак бәяләнә. Хәзерге вакытта алар белән даими рәвештә 12дән 15кә кадәр медик эшли.

Мэр шәһәр хастаханәсе табиблары эшләгән биналарда булды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, медицина персоналының бер өлеше учреждение территориясендә тәүлек буе эшли - алар өйләренә кайтып китми. Бу - куркынычсызлык чаралары.

Табиблар адресына Наил Мәһдиев аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде: "Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин әйткәнчә, алар бүген алдынгы урынны билиләр. Алар - безнең заман геройлары!  Алар монда эшләү генә түгел, хәлнең катлаулануына юл куймас өчен хастаханәдә калалар һәм яшиләр дә әле. Испаниядә булып кайтканнан соң коронавирус белән авырган ике кешене Чаллы табиблары дәвалады һәм нормаль тормышка кайтара алды. Бу да медицина өлкәсендә белгечләребезнең югары профессионализмы турында сөйли. Без аларга өметләнәбез һәм кирәк булса, мораль, матди һәм башка ярдәм күрсәтәчәкбез. Чаллылыларның табибларга лаеклы мөнәсәбәте дә бик мөһим", - дип ассызыклады мэр.

Хәзерге вакытта Чаллыда "яңа коронавирус инфекциясе" диагнозы өч кешедә расланган. Шулай итеп, республикада теркәлгән авырулар саны 50 кешегә җиткән. COVID-19га каршы көрәш буенча оператив штаб хәбәр иткәнчә, Татарстанда авырулар хастаханәләрдә, аларның хәлен табиблар уртача дип бәялиләр. ИВЛ аппаратларына тоташтырылган пациентлар юк.

Пәнҗешәмбе, 9 апрель 2020, 14:05