Мы в социальных сетях

Билгеләнгән режим шартларында һәм пандемиягә каршы нәтиҗәле көрәш максатларында Россия Элемтә министрлыгы «Цифрлы икътисад» АКБО һәм Россиянең иң эре интернет-компанияләре белән берлектә ВСЕ.ОНЛАЙН. интернет-ресурс эшләнде.

Әлеге веб-сервис россиялеләргә балаларның көнкүрешен, белемен һәм ялын оештырырга, үз квалификацияләрен күтәрергә яки үз-үзеңне изоляцияләү шартларында файдалы итеп ял итәргә ярдәм итә. Порталда гражданнарның иң мөһим ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен өч йөздән артык сервис бар: медицина консультациясе, физкультура белән шөгыльләнү, азык-төлек һәм әзер азык китерү, корреспонденция һәм зур булмаган йөкләр җибәрү, такси заказы, төрле яшьтәге балалар өчен белем бирү программаларын эзләү, өлкәннәр өчен квалификацияне күтәрү һәм үстерү буенча төрле курсларга керү, читтән торып эш оештыру һ. б.

ВСЕ.ОНЛАЙН да күпчелек сервислар бушлай яки махсус шартларда тәкъдим ителә. Каталог көн саен тулылана.

Пәнҗешәмбе, 9 апрель 2020, 13:39