Мы в социальных сетях

Комсомол районында үз-үзеңне изоляцияләү режимы шартларында хәйрия ярдәме күрсәтелә. ТР Дәүләт Советы депутаты, «Профит» компанияләр төркеме генераль директоры Марсель Мингалимов хәйрия ярдәме күрсәтте. Әйтик, ГЭС, Сидоровка,һәм Замелекесье бисрәләрендә яшәүче күп балалы гаиләләргә өләшү өчен «Навигатор успеха» хәйрия оешмасы җитәкчесе Ольга Айдимировага күп тапкыр кулланыла торган мең битлек тапшырылды.

Моннан тыш, Марсель Мингалимовтан Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе өчен 200 мең сум һәм 2 нче шәһәр поликлиникасына вирустан саклый торган медицина костюмнары алу өчен 100 мең сум күләмендә матди ярдәм күрсәтелде.

Пәнҗешәмбе, 9 апрель 2020, 13:59