Мы в социальных сетях

2020 нче елның 15 нче апреленә кадәр Яр Чаллы социаль иминият фондының теркәлү урыны буенча филиалында исәптә торучы иминиятләштерүчеләргә икътисадый эшчәнлекнең төп төрен раслау һәм производствода бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан мәҗбүри социаль иминиятләштерү тарифын билгеләү өчен мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Икътисадый эшчәнлекнең төп төрен раслау буенча дәүләт хезмәтен электрон рәвештә алырга мөмкин:

- Социаль иминият фонды шлюзы аша, таныклаучы үзәкнең программалы тәэмин ителешен кулланып www.docs.fss.ru; 

- дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы аша: www.gosuslugi.ru

- иминләштерүченең шәхси кабинетында www.lk.fss.ru.

Барлык кызыксындырган сораулар буенча 71-38-35, 70-70-18 телефоннары, шулай ук филиалның электрон адресына мөрәҗәгать итәргә мөмкин: f9@ro16.fss.ru

Пәнҗешәмбе, 9 апрель 2020, 16:30