Якшәмбе, 1 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы территориясендә 10 апрель көнне иртән, көндез урыны белән секундына 15-20 метр тизлектә көчле җил көтелә.

Татарстан Республикасы буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы биналардан чыгуны чикләргә тәкъдим итә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. Әгәр урамда чакта көчле җилгә эләксәгез, җир асты кичүе яки подъездларга кереп торырга киңәш ителә

Республика гадәттән тыш хәлләр министрлыгы искәрткәнчә, бәла-казага тарган очракта ашыгыч хезмәтләрнең бердәм номерына – «101,112» мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсенә бушлай кабул ителә. ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8(843) 288-46-96.

Пәнҗешәмбе, 9 апрель 2020, 18:04