Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев җитәкчелегендә яңа коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча оператив штаб утырышы бүген онлайн-конференция режимында узды. Очрашуда хокук саклау органнары вәкилләре, ведомство карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләре, журналистлар катнашты.

Кичә шәһәрдә коронавирус инфекциясе йоктыруның өч яңа очрагы теркәлгән иде: «Барлык элемтәләр дә эшләнгән. Ике пациентның хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә. Берсе - уртача, әмма уңай динамика белән», - дип хәбәр итте сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев. Ул 10 апрельгә 297 кеше – Россия Федерациясе территориясенә килгән затларның медицина күзәтүе астына алынуын сөйләде. 2079 кеше, вакыты чыгу рәвешле, күзәтүдән төшерелде.

"Алар ике кеше иде. Өчәү өстәлеп бишәү булды. Икесен дәвалап, өйләренә озаттылар. Алар гадәти ритмга әйләнеп кайттылар инде. Бүген дәвалауда коронавирус диагнозы расланган өч пациент күзәтелә", - дип искә төшерде Наил Мәһдиев. – 2 нче шәһәр хастаханәсе базасында өстәмә 120 койка булдырылды. Кичә без медицина персоналы эшли торган шартларны, пациентлар булган шартларны карадык. Бүгенге көндә бездә медикаментлар, саклану чаралары җитәрлек санда".

«Үз-үзеңне изоляцияләү режимы кала. Кешеләр күпләп була торган барлык урыннар да сак астына алынырга тиеш. Үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган гражданнарга карата катгый мөнәсәбәт булачак. Кызганычка каршы, кайберәүләр бүген безнең сөйләшүне һәм бүген ниләр булганын аңлап бетермиләр. Хокук саклау органнары штраф салу өчен, үгетләү сүзләреннән күчәргә мәҗбүр булачак. Хокук саклау органнарының халыкка мөнәсәбәте әлегә иң лояль. КАМАЗ эшкә чыкты, әмма бу исә без мәйданнарда һәм скверларларда йөрергә тиеш дигән сүз түгел. Бүген кешеләр эшләргә, эшкә барырга, эштән кайтырга һәм үз-үзен сакларга тиеш» , - диде шәһәр башлыгы. – Шәһәрдә вәзгыять яхшырмый. Яхшы халәттән өзлегүгә кадәр – бер саксыз адым».

Шәһәрдә көн саен 8 200 подъезд эшкәртелә, бу – беренче катлар, лифтлар һәм аларга бара торган юллар, шулай ук керү урыннары. Бу хакта Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев сөйләде: "Коронавирус йоктыру билгеләре расланган кешеләр булган хастаханәләрдә дә мондый дезинфекцияләү эшләре алып барыла. Мондый объектлар – 16. Без аларны беренче каттан соңгы катка кадәр, лифтларны, барлык бүлмәләрне тулысынча эшкәрттек", - дип билгеләп үтте ул.

Ул чаллылыларның социаль челтәрләр аша килеп ирешкән подъездларны эшкәртү турындагы барлык хәбәрләрнең  исәпкә алынуын әйтте.

"Әгәр кешеләр мөрәҗәгать итә икән - бу инде яхшы. Бу инде социаль челтәрләргә хәбәр җибәрүче граждан – битараф булмаган граждан дигән сүз", - дип шәрехләде Наил Мәһдиев.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов сөйләвенчә, Башкарма комитет ЮХИДИга ярдәм итү өчен сигез автобус бүлеп биргән. 16 машина йөртүче тәүлек буе шәһәрдән чыкканда постларда кизү тора. Тагын биш машина шәһәр сырхауханәләре өчен бүлеп бирелгән, бер автомобиль волонтерларга хезмәт күрсәтә. Башкарма комитет заказы буенча, «Мәктәп туклануы» комбинаты полиция хезмәткәрләрен тәүлегенә ике тапкыр ашау белән тәэмин итә.

Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев табибларга һәм медицина учреждениеләренә ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәт белдерде: "Зур, урта, кече бизнес предприятиеләре, шәхси затлар, РФ Дәүләт Думасы, ТР Дәүләт Советы депутатлары, гади кешеләр безнең дәвалау-профилактика учреждениеләренә, хастаханәләргә, стационарларга ярдәм итәләр. Без бу ярдәм өчен рәхмәтле". 

"Гражданнарның үз-үзен чикләү режимы кала. Якыннарының һәм туганнарының сәламәтлеген саклау өлешендә бер-береңә карата игътибарлы мөнәсәбәт мәсьәләләре кала. Шәһәр буенча хәрәкәт итү режимын чикләргә кирәк булуны һәркем аңларга тиеш", - дип билгеләде утырыш ахырында Наил Мәһдиев.

Җомга, 10 апрель 2020, 16:07