Мы в социальных сетях

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина 10 апрельдә кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча федераль корпорация җитәкчелеге белән видеоконференция режимында киңәшмә үткәрде.

Киңәшмәдә МСП Корпорациясе генераль директоры Александр Браверман, аның урынбасарлары Наталья Ларионова, Наталья Коротченкова, Елена Маркина, шулай ук МСП-Банк идарәсе рәисе Дмитрий Голованов катнаштылар.

Көн тәртибендәге төп мәсьәлә – яңа коронавирус инфекциясе һәм аның нәтиҗәләре таралу шартларында кече һәм урта бизнеска ярдәм итүнең эшләнелә торган чаралары.

Киңәшмә барышында шулай ук кече һәм урта эшмәкәрлек, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм башка гражданнарның шәхси кабул итү барышында, мөрәҗәгатьләрдә яки электрон почта һәм социаль челтәрләр аша кергән сораулары да яңгырады.

"Шушы көннәрдә регионнар башлыклары белән узган киңәшмәдә Россия Президенты Владимир Путин пандемияне бизнес өчен җитди сынау дип атады, әмма эшмәкәрләр бизнесны һәм үз хезмәткәрләрен саклап калырга тырышыр, дигән ышаныч белдерде. Монда Дәүләт аларга ярдәм итәргә тиеш.

Күптән түгел Дәүләт Думасы кредит каникуллары, иминият фондларына түләүләрне ике тапкыр киметү турында законнар кабул итте, ә Владимир Владимирович социаль фондларга иминият взносларын түләү буенча ярты елга кичектерүне кече һәм урта бизнес предприятиеләренә бирергә тәкъдим итте. Моннан тыш, ул Хөкүмәткә һәм Үзәк банкка кыска вакыт эчендә бизнеска өстәмә ярдәм күрсәтү программасын әзерләргә кушты, ул хезмәткәрләрнең мәшгульлеген һәм керемнәрен саклап калырга ярдәм итәчәк", – дип билгеләде Когогина.

«Бүген киңәшмәдә без зыян күргән тармаклар исемлегеннән Татарстан эшмәкәрләре файдалана ала торган конкрет чаралар турында фикер алыштык. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге исемлек Хөкүмәт тарафыннан билгеләнгән һәм ул тәмамланмаган, киңәйтелә. Гамәлдәге чаралар арасында – бер елга кадәр ноль процент ставкасы белән хезмәт хакы кредитлары бар. Бу – булган кредитларны реструктуризацияләү, яңа лизинг программалары һәм микропредприятиеләр һәм үзмәшгульләр өчен кредит программалары», – дип хәбәр итте депутат.

Очрашу барышында шулай ук кече бизнестан дәүләт корпорацияләре тарафыннан продукция һәм хезмәт күрсәтүләр сатып алу күләмнәрен контрольдә тоту һәм мониторинглау буенча мораторийны үтәү мәсьәләләре дә күтәрелде. Географияне һәм катнашучыларның составын киңәйтү белән даими киңәшмәләр үткәрү турында килешенде.

Җомга, 10 апрель 2020, 15:50