Дүшәмбе, 8 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Наил Мәһдиев Чаллыда ремонтлана торган юлларны карап йөрде. Шулай итеп, быел автокаланың Раскольников урамында - Хәсән Туфан проспектыннан Халыклар дуслыгы проспектына кадәр, Машина төзелеше урамында Хәсән Туфан проспектыннан алып Яшьлек проспектына кадәр юл полотносын яңартачаклар. Шулай ук юл эшләре Автосборочный юлында һәм Залесный проспектында башкарылачак. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, юллар «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты һәм «Юл-урам челтәрен ремонтлау» республика программасы кысаларында ремонтлана. Финанслауның гомуми күләме 2 млрд 230 млн сум тәшкил итә. Эшләрне «Трест Камдорстрой», шулай ук «ПАД» МУП башкара.

"Кризиска карамастан, юл төзелеше белән бәйле программалар тулы күләмдә сакланып калды. Бу-федераль, республика һәм җирле бюджет акчалары. Финанслауның өч чыганагыннан без шәһәр юлларын ремонтлыйбыз. Юл эшләре күләме узган елга караганда ким булмаячак. Исегезгә төшерәбез, соңгы биш елда без шәһәр юлларын төзекләндерүгә 10 млрд сумнан артык акча керттек. Юллардан барысы да файдалана. Гражданнарның күбесе автомобильләрдә йөри. Уңайлылыкның югары дәрәҗәсе Яр Чаллы шәһәренең визит карточкасына әверелә", - диде Наил Мәһдиев.

Башта шәһәр башлыгы Башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Сәлахов һәм юл төзүчеләр белән бергә Раскольников урамын капиталь ремонтлау барышы белән танышты. Әлеге объектка 124,3 млн сум бүлеп бирелгән. Хәзерге вакытта Халыклар дуслыгы проспектыннан Хәсән Туфан проспектына кадәр участокта юлчылар юл киңлеген арттыру өчен иске борт ташын сүтәләр. Билгеле булганча, реконструкция барышында яңартылган юллар буенда 117 юл билгесе, сигез тукталыш, 160 яктырткыч барлыкка киләчәк. Моннан тыш, акчаның бер өлеше яңа 29 яңгыр кабул итү җайланмаларына тотылачак. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хәзер бу территориядә алар - 40. Алар барысы да-яңа һәм элекке - бердәм системага тоташтырылачак. Эшләрне 2020 елның октябренә тәмамлау планлаштырылган, әмма юлчылар ышандырганча, агымдагы елның 1 июненә эшләр тулысынча тәмамланачак.

Юлның тагын бер киңәюе-бу очракта һәр якка икешәр полоса - машина төзелеше урамында, Хәсән Туфан проспектыннан алып Яшьлек проспектына кадәр булачак. Шул урында мэр подрядчыларга күпер астындагы яктырту эшләрен гомуми эшләр исемлегенә кертергә кушты. Биредә шулай ук эшләрне октябрьдә түгел, ә агымдагы елның 1 июненә тапшырырга планлаштыралар. Ремонтның гомуми бәясе – 283,5 млн сум.

Очрашу барышында билгеләп үтелгәнчә, шәһәрнең сәнәгать өлешендә ремонт эшләре Иске Сарман урамы районында да дәвам итәчәк. "Узган ел без күпергә барып җиттек, быел эшләр ике полосалы хәрәкәтне оештыру өчен тимер юл күпере артында узачак", - дип аңлатты Наил Мәһдиев.

Масштаблы реконструкция Автосборочный юлында дәвам итә. Биредә тротуарлар төзекләндереләчәк, 232 яктырткыч урнаштырылачак. Эшләрне тәмамлау срогы – 2020 елның августы.

Быел Шамил Усманов урамында да-Вахитов проспектыннан алып Татарстан урамына кадәр ремонт дәвам итәчәк.

"Шамил Усманов урамы план нигезендә ремонтланачак. Киләсе елга да без бу урамны кертәбез. Без шәһәрнең барлык өлешләрендә дә, юл полотносы торышын исәпкә алып эшлибез. Бу планда юл оешмаларына шимбә һәм якшәмбе көннәрендә эшләү бурычын куябыз", - дип ассызыклады Наил Мәһдиев.

Сәфәрнең соңгы ноктасы, 65 нче комплексның Залесный проспекты булды. Подрядчы - "ПАД" МУП –проспектны Габдулла Алиш урамы белән кисешүдән башлап Мостовая урамы буенча күпергә кадәр 154 млн сумнан артык суммага юл эшләре үткәрәчәк. Ремонт барышында юл һәр яктан ике полосага киңәйтеләчәк, тротуарлар барлыкка киләчәк.

Контракт буенча эшләрне тәмамлау 2020 елның октябренә планлаштырылган. Әмма төзүчеләр мэрга срокларны 1 июньгә кадәр кыскартырга вәгъдә иттеләр.

Шимбә, 11 апрель 2020, 18:00