COVID-19га каршы көрәш буенча оператив штаб мәгълүматлары буенча, Татарстанда барлыгы 23 яңа коронавирус инфекциясе очрагы теркәлгән. 9 очрак - читтән кертелгән (БГӘ, Тайланд, Франция, Төркия), 14 очрак - авырулар белән якын элемтәдә булучылар.
Дүрт кеше хастаханәгә салынган, аларның торышын медиклар уртача дип бәялиләр. ИВЛ аппаратларына мохтаҗ пациентлар юк. 19 авыру инфекцияне симптомсыз яки җиңел формада кичерә. Алар барысы да өйдә дәвалана.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 11 апрель 2020, 13:34