Мы в социальных сетях

Шимбә көнне chess.com платформасында Сан-Паулу шәһәренең Augusto Laranja Бразилия клубы шахматчылары белән "Этюд" спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр арасында шахмат буенча матч узды.

Яшь шахматчылар ике партиядән торган ике матчта очраштылар. 70½-55 исәбе белән бразилиялеләр җиңү яулады. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Бразилия җыелма командасы шахматчыларының кайберләре "Белая Ладья-2019"Бөтенроссия ярышларында катнашты.

Матчны "Этюд" (Яр Чаллы) һәм Alvaro Aranha (Сан-Паулу) клублары оештырды.
Якшәмбе, 12 апрель 2020, 12:30