Мы в социальных сетях

Вирус инфекцияләре таралуны минимальләштерү максатларында, Татарстанда КФҮләр 13 апрельдән халыкны бары тик алдан язылу буенча гына кабул итәчәк. Документларны тапшыру яки әзерне алу өчен кабул итүгә алдан язылып куярга кирәк. Моны ТР Дәүләт хезмәтләре Порталында, шулай ук КФҮ колл-үзәгендә 8(843) 222-06-20 телефоны буенча эшләргә мөмкин.

Сайланган көнне КФҮгә билгеләнгән вакыттан соң 10 минут алдан, күрсәтелгән вакыттан 10 минуттан да соңга калмыйча килергә һәм алдан язылу кодын күрсәтергә киңәш ителә. Шул ук вакытта КФҮгә кабул итүгә алдан язылган кеше мөрәҗәгать итәргә тиеш.

Эпидемиологик хәл стабильләшкәнче КФҮләрдә электрон рәвештә алырга мөмкин булган хезмәтләр күрсәтелмәячәк. Аларга ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәтләре дә керә – иске үрнәктәге чит ил паспортын рәсмиләштерү, машина йөртү таныклыгын рәсмиләштерү, хөкем ителмәү турында белешмә бирү, наркотик чаралар кулланган өчен административ җаваплылыкка тарту, Пенсия фонды хезмәтләре һ.б. Алар арасыннан хәзер КФҮдә СНИЛС алырга, пенсия бирү, илтеп бирү, пенсия тупланмаларын инвестицияләү өчен гариза бирергә мөмкин.

Федераль салым хезмәте, Социаль иминият фонды, Суд приставлары федераль хезмәте идарәсе, Росимущество, БТИ, Роспотребнадзор, ЗАГС, бизнес өчен хезмәтләр («МСП» Корпорациясе) тулы күләмдә күрсәтелми.

Шулай ук КФҮдә ауга рөхсәтләр бирү һәм үзмәшгульлек сыйфатында теркәү башкарылмаячак. Үз-үзеңне изоляцияләү чорында КФҮгә тоткарлыксыз бару, кайту өчен махсус рөхсәт алырга кирәк. 13 апрельдә цифрлы пропусклар системасында яңа максат – КФҮ офисларына бару барлыкка киләчәк.

Сишәмбе, 14 апрель 2020, 16:00