Маршрутларга чыгар алдыннан Чаллы трамвайлары дезинфекция уза. «Электротранспорт» ҖЧҖ көн саен барлык трамвайларны махсус состав белән эшкәртә, дип сөйләде предприятие җитәкчесе Рәшит Шәмсетдинов. Предприятиедә күчмә составны дезинфекцияләүне координацияли торган штаб булдырылган. Бүген линиягә 62 трамвай чыккан. Алар барысы да кичтән үк дезинфекцияләнгән.
"Дезинфекция өчен "Самаровка" дип аталган дезинфекцияләү чарасы кулланыла. Беренче рейс 4:45 сәгатьтә чыга, 6:00 сәгатьтә хәрәкәт составы КАМАЗ заводларында була. Хезмәткәрләрне заводларга китергәннән соң, без янә трамвайларны эшкәртәбез. Аннан соң хәрәкәт итү шәһәр режимына күчә. Линиядәге вагоннар натрий хлоридының 7% эремәсе белән эшкәртелә, аны "Челныводоканал" бирә" , – дип аңлатты Рәшит Шәмсединов.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, автобусларда шулай ук өстәмә санитар эшкәртү үткәрелә. Моннан тыш, идарәче компанияләр күпфатирлы йортларның беренче катларын һәм керү урыннарын дезинфекциялиләр. Әгәр әлеге йортларда яшәүчеләрдә шикләр булса, беренче чиратта, идарәче компаниягә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 13 апрель 2020, 11:39