Мы в социальных сетях

Татарстанда цифрлы пропуск алу кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде. Хәзер чаллылылар дачага атнага ике тапкыр гына бара ала, җирләүләрдә катнашу һәм КФҮгә бару атнага бер тапкыр гына рөхсәт ителә, паспортны алыштырырга һәм суд утырышларында – айга бер тапкыр катнашырга мөмкин булачак.

«Без, төрле тормыш сәбәпләре нәтиҗәсендә, гражданнарга аларның изоляция урыныннан законлы шартларда чыгып китәргә мөмкинлек бирергә тиешлекне аңлыйбыз. Шуның белән бер үк вакытта без бу смслардан ялганлап файдаланучы гражданнарның зур категориясе барлыгын күрәбез», – диде ТР Дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин.

Айрат Хәйруллин сүзләренә караганда, оператив штаб тарафыннан республика халкы үз-үзеңне изоляцияләү режимын максималь үтәү өчен күрелгән чаралар турында: "Эпидемиология киеренке, аны гадиләштерергә кирәкми, бу уңайсызлыклар вакытлыча булып тора. Мин гражданнарның булган системадан, чыннан да, кирәк булган очракларда гына файдалануларын телим", - дип ассызыклады министр.

Дүшәмбе, 13 апрель 2020, 09:06