Мы в социальных сетях

14 апрельдә төнлә һәм иртән Татарстан буенча урыны белән бозлавык көтелә. Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе халыкка таймый торган аяк киеме әзерләргә киңәш итә. Сак булыгыз, өслекнең тигезсезлеген исәпкә алып, аякка нык басып атагыз. Өлкән кешеләргә резина очлы трость яки очлы шипалы махсус таяк кулланырга киңәш ителә.

Бозлавык юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптика яхшы хәлдә булырга тиеш. Пассажирларга тукталышларда югары күренешле жилет кулланырга киңәш ителә. Мөмкин булганча ерак араларга барудан тыелып торырга кирәк. Җәяүлеләргә юл аша җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына чыгарга киңәш ителә.

Дүшәмбе, 13 апрель 2020, 16:07