Мы в социальных сетях

ФРПның яңа программасы эпидемия авыруларын ачыклау, профилактикалау һәм дәвалау өчен җиһазлар һәм продукция җитештерүче, шулай ук шәхси саклану чаралары, дару һәм медицина әйберләре җитештерүче компанияләрне финанслауга юнәлдерелгән.

Проектларны карау тизләтелгән режимда үткәрелә. Әлеге программа буенча займ алу өчен гариза бирүченең финанславы таләп ителми. Предприятиеләр кирәкле җиһазлар, чимал, материаллар һәм комплектлау әйберләре, шулай ук эштә ихтыяҗ тудырган әзер чит ил продукциясен сатып алуга ташламалы займ куллана алачак.

Программада катнашуның төп шартлары – займ суммасы 50-500 млн сум, 2 елга кадәр срок, процент ставкасы – еллыкка 1%, 1 елга кадәр төп бурычны түләүдән азат итү. Гаризаны Сәнәгатьне үстерү фонды сайтында күрсәтелгән сылтама буенча калдырырга мөмкин: https://frprf.ru/before_registration/

Дүшәмбе, 13 апрель 2020, 17:06