14 апрельдән башлап, Татарстан Республикасында санитар-эпидемиологик хәлне яхшырту өчен гражданнар тарафыннан дини биналар һәм корылмалар, шундый төрдәге биналар һәм корылмалар урнашкан җир кишәрлекләренә баруга тыю кертелде. Шул хакта тиешле карарны ТР премьер-министры Алексей Песошин имзалады. Күрсәтелгән объектларда, дини йолалар һәм тантаналарда, руханилар, шулай ук дин әһелләре һәм әлеге объектларның эшчәнлеге өчен кирәкле затлардан тыш, катнашу тыела.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 14 апрель 2020, 09:56