Мы в социальных сетях

Пенсия фонды идарәсе хәбәр иткәнчә, РФ Президентының 7 апрелендәге 249 номерлы Указы нигезендә, ана капиталы алу хокукына ия булган Россия гаиләләренә апрель-июнь айларында 5 мең сум күләмендә  түләү каралган, ул өч яшькә кадәрге һәр балага биреләчәк.

Агымдагы елның 1 июленә кадәр ана капиталы алу хокукына ия булган барлык гаиләләргә, шул исәптән, сертификат буенча акчалар тулысынча тотылса да, түләү каралган.

Эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә гаиләләргә өстәмә финанс ярдәме федераль бюджеттан бирелә, ана капиталы күләмен киметми һәм башка социаль ярдәм чараларына хокукны билгеләгәндә гаилә керемнәрендә исәпкә алынмый.

Татарстан Пенсия фонды идарәчесе Эдуард Вафин сүзләренә караганда, фондның территориаль органнары, мөмкин булган очракта, гаиләгә түләү хокукы турында шәхсән хәбәр итәчәк. "Өч яшькә кадәрге балалар өчен акчаны Татарстанның 85 меңнән артык гаиләсе ала алачак. Гаилә карамагында акча сорап мөрәҗәгать итү өчен алты айга якын вакыт бар. Пенсия фонды 1 октябрьгә кадәр гаризалар кабул итәчәк һәм гаиләнең тиешле хокукы булган очракта апрель-июнь айлары өчен түләүләр бирәчәк", - дип билгеләп үтте ул.

Акча алу өчен gosuslugi.ru порталында һәм es.pfrf.ru порталында шәхси кабинет аша гариза бирү дә җитә. Порталда сертификат хуҗасына бернинди өстәмә документлар да тапшырырга кирәкми, РПФ кирәк булган очракта барлык мәгълүматларны мөстәкыйль рәвештә соратып алачак.

Коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү чаралары белән бәйле рәвештә, хәзерге вакытта ПФРга алдан язылу буенча гына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Клиент хезмәтенә бару датасын һәм вакытын электрон сервис аша, шулай ук сайттагы «Төбәк элемтәләре/бүлек структуралары» бүлегендә күрсәтелгән РПФ идарәләренең телефон номерлары буенча билгеләргә мөмкин.

Дүшәмбе, 20 апрель 2020, 08:52