Мы в социальных сетях

Яр Чаллы балалар бакчаларында 293 дежур төркем эшли. Бүген балалар бакчаларына 2 881 бала килгән. Бу хакта Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин сөйләде. Барлык балалар бакчаларында да начар санитар-эпидемиологик хәлне кисәтү буенча катгый контроль эшли.

«Һәр ике сәгать дәвамында өслекләрне дезинфекция белән эшкәртү, биналарны эшкәртү башкарыла. Эчке фильтр һәм балаларны көн дәвамында тикшерү гамәлдә», - дип билгеләп үтте ул һәм һәр төркемдә 12 баладан артык булырга тиеш түгел дип өстәде.

Рөстәм Хуҗин шулай ук бала бакчага йөрмәгән көннәр өчен абонент түләве алынмаячак, дип белдерде. Алдан түләп өлгерүчеләргә яңадан исәп-хисап ясалачак.

Сишәмбе, 14 апрель 2020, 14:01