Мы в социальных сетях

Укучыларга 157 ноутбук бирелде, аларның дистанцион рәвештә шөгыльләнергә техник мөмкинлекләре юк иде. Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин сөйләвенчә, укучыларның дистанцион формада укулары эпидемиологик шартлар җайланганчы дәвам итәчәк.

«Әйе, белем бирү платформаларын җайга салу мәсьәләләре булды, бүгенге көндә һәр мәктәптә укыту ничек оештырылырга тиешлеген төгәл күзаллау һәм аңлау бар. Һәр белем бирү учреждениесенең сайтында барлык кирәкле мәгълүмат бирелгән. Дистанцион укытуны оештыру буенча сораулар булса, өй биреме буенча – теләсә кайсы очракта, сыйныф җитәкчеләре, мәктәп администрациясе белән элемтә урнаштырабыз», – диде ул. Шул ук вакытта 9 һәм 11 сыйныф укучыларына аерым игътибар бирелә. Ул билгеләп үткәнчә, 9 нчы сыйныф укучылары бары тик ике төп фән - математика һәм рус теле буенча гына БДИ тапшырачак. Әгәр бала укуын 10 нчы сыйныфта дәвам итәргә карар итсә, мәктәп профиль фәне буенча эчке тест үткәрәчәк. Бердәм дәүләт имтиханын әлегә үзгәрешсез тапшыру планлаштырыла.

Идарә башлыгы сүзләренә караганда, ата-аналардан берничә мөрәҗәгать бар. Алар барысы да оператив рәвештә карала. "Бүгенге көндә без белем бирүнең сыйфатын, өй биременең күләмен тикшерәбез. Барысы да оператив режимда җайга салына", - диде ул. Исегезгә төшерәбез, шәһәрдә дистанцион укыту мәсьәләләре буенча «кайнар линия» эшли. Барлык сорауларны 8 (965) 623-85-25 телефоны буенча бирергә мөмкин.

Сишәмбе, 14 апрель 2020, 15:00