Якшәмбе, 1 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

"Орион" яшьләр үзәге  pro7ya.ru сайтында ел саен 23 апрельдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья китап көненә багышланган «Гаилә турында шигырьләр» дип исемләнгән онлайн-шигырь укучылар конкурсын башлый. Конкурста катнашу өчен 14 яшьтән 30 яшькә кадәр булган яшьләрне чакыралар. Башкару осталыгы, артистизм, башкарылган әсәрнең темага һәм регламентка туры килүе, өстәмә онлайн рәсмиләштерү (музыкаль композицияләр куллану, костюмнар һ. б.) бәяләнәчәк.

Конкурс үткәрү вакыты һәм тәртибе: ике атна 14-27 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Катнашу алдан сайлап алудан башка уздырыла. Шигырьләр Россия, чит ил авторларын, гаилә темасын чагылдырган үз иншаларын кулланырга мөмкин. Һәр катнашучының онлайн чыгышлары дәвамлылыгы-өч минуттан артмаска тиеш.

Эшләрне "облако" сервисына (Облако.Mail.Ru, Яндекс.Диск, Google.Drive) яки  (Youtube, ВКонтакте, Одноклассники) видеохостингына урнаштырырга кирәк. Теркәлү өчен «Про семью» порталында (http://pro7ya.ru) гариза формасын тутыру сорала: http://pro7ya.ru/news/1812-onlayn-konkurs-chtecov-stihi-o-seme.html 

 «Видеога сылтама» дигән җирдә видеороликның сылтамасын куясы. Сылтама буенча файлны күчереп алырга мөмкин булуына инанырга кирәк. Барлык катнашучылар сертификатлар алачак, җиңүчеләрнең эшләрен «Про семью» сайтында бастырачаклар. Чарада катнашу бушлай.

Сишәмбе, 14 апрель 2020, 15:38