Мы в социальных сетях

 Чаллылылар 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы турындагы истәлекне һәм ул еллар тарихына багышланган милли шагыйрьләрнең шигырь юлларын саклауга юнәлдерелгән «Хәтер юллары» медиапроектына кушыла алалар. 

Моның өчен сугыш турында шигырьнең видеосын яздырырга кирәк. Моны мөстәкыйль изоляция режимын үтәп башкарырга мөмкин. Фикердәшләр командасын җыярга һәм сугыш, сугыштан соңгы еллар турында шигырь сайларга кирәк. Аннан соң катнашучылар арасында шигырьне юлларга бүләргә һәм һәр юлны укыганны видеога төшерергә. Видео-кисәкләрне гомуми видеороликка монтажларга, әзер эшне #строки_памяти_Челны хэштегы белән социаль челтәрләргә урнаштырырга яки orion.pr@mail.ru почтасына җибәрергә кирәк. Поста "Орион" яшьләр үзәген https://vk.com/mcorion , https://www.instagram.com/orion_center/ билгеләргә мөмкин.

Чәршәмбе, 15 апрель 2020, 14:08