Мы в социальных сетях

Татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган «Тукай моңы» дип исемеләнгән онлайн-бәйгесендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә. Әлеге бәйгедә катнашырга теләк белдергән кешегә туган тел яки туган як турында булган татар халык җырын башкарып видеога төшереп җибәрергә  кирәк. Бәйгедә катнашу өчен 16-30 яшьләрдәге яшьләр чакырыла. Җыр бәйгесендә бары тик бер катнашучы гына җиңүче була ала, аны жюри әгъзалары сайлап алачак, шулай ук тамашачылар мәхәббәтен яулаган җиңүчене дә сайларга туры киләчәк. Аны видео астындагы лайклар ярдәмендә белеп булачак. Тавыш бирү шартлары: әлеге төркемгә теркәлү https://vk.com/myzgel, шулай ук видео астында лайк куярга һәм комментарий калдыру. Нәтиҗәләр 24 апрельдә 17:00 сәгатьтә билгеле булачак.Тавыш бирү 24 апрельдә 10:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Барлык эшләр дә https://vk.com/myzgel Вконтакте төркемендә басылып чыгачак. 

Бәйгенең оештыручылары - «Мизгел» милли мәдәни клубы һәм «Нур» яшьләр үзәге.

Чәршәмбе, 15 апрель 2020, 08:33