Мы в социальных сетях

Россия Федерациясе Социаль иминият фонды ОКВЭДны раслау срокларын күчерү турында хәбәр итә. Икътисадый эшчәнлекнең төп төрен раслау өчен документлар тапшыру вакыты эш көне булмаган һәм эшләми торган бәйрәм көннәреннән соң — 2020 елның 6 маена күчерелә. Әгәр эшләми торган көннәр компаниягә кагылмый икән, димәк документларны быелның 15 апреленнән дә соңга калмыйча тапшырырга кирәк.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Россия Федерациясе Президенты В. В. Путинның "яңа коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә Россия Федерациясе территориясендә халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү чаралары турында" 2020 елның 2 апрелендәге 239 номерлы Указы нигезендә, өзлексез эшләүче медицина һәм даруханә оешмалары исемлегенә халыкны азык-төлек продуктлары һәм беренче кирәкле товарлар белән тәэмин итүче оешмалар керә; гадәттән тыш хәл шартларында кичектергесез эшләр башкаручы оешмалар һәм тирә-юньдәгеләр өчен куркыныч тудыручы авыру таралу куркынычы туганда, халыкның тормыш-көнкүрешенә, сәламәтлегенә яисә нормаль тормыш шартларына куркыныч тудыручы башка очракларда; кичектергесез ремонт һәм төяү-бушату эшләрен гамәлгә ашыручы оешмалар; кичектергесез функцияләр өлешендә финанс хезмәтләре күрсәтүче оешмалар (беренче чиратта, исәп-хисаплар һәм түләүләр буенча хезмәтләр); Россия Федерациясе субъекты дәүләт хакимиятенең югары башкарма органы карарлары белән билгеләнгән бүтән оешмалар керә.

Чәршәмбе, 15 апрель 2020, 17:10