Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков халыкны коронавирус буенча ялган мәгълүматка ышанмаска чакырды: «Кадерле Татарстанлылар, провокацияләргә бирешмәгез! Хәзер бик күп ялган, фейк мәгълүматлары таратыла. Кешеләр бер нигезсез мәгълүматларга җиңел ышана, шуның нәтиҗәсендә аңа зыян килә. Бу кешеләрнең физик халәтен, хәтта аларга медицина ярдәме кирәк  булганчыга кадәр көчәйтергә мөмкин. Бу бигрәк тә өлкәннәребезгә, әти - әниләребезгә, әби-бабайларыбызга кагыла», - дип билгеләп үтте ул.

Марат Садыйков шулай ук хәбәр иткәнчә, COVID-19 буенча эпидемиологик хәл начарайган очракны исәпкә алып, республикада 1382 койкага 12 госпиталь әзерләнә. Республикада «яңа коронавирус инфекциясе» диагнозлы пациентларны кабул итү өчен 3049 ятаклык 26 дәвалау учреждениесе әзерлиләр. Алар этаплап ачылачак. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, кирәк булган очракта, Яр Чаллыда госпитальләр 2 нче шәһәр хастаханәсендә, сугыш ветераннары госпиталендә һәм йогышлы авырулар хастаханәсендә җәелдереләчәк.

Бүгенге көндә Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең 107 очрагы расланган. Аларның 63е – Казанда, 14е – Чаллыда, 12се – Питрәч районында, 11е – Биектау районында, 2се-Әлмәт районында, шулай ук Арча, Азнакай, Бөгелмә, Яшел Үзән һәм Лаеш районнарында теркәлгән. 107 инфекцияле пациентның 17се терелгән, 58е хастаханәләрдә, биш кешенең хәле авыр дип бәяләнә, 32 кеше амбулатор дәвалану уза.

Чәршәмбе, 15 апрель 2020, 14:00