Мы в социальных сетях

Татарстанда өйдән чыгу өчен максатлар исемлегенә хәрби комиссариатка бару да өстәлде. Мондый цифрлы пропускны айга бер сәгатькә бер тапкыр алырга мөмкин. Бүген йорттан чыгу максатлары исемлегенә 11 пункт кертелгән:

1. Судка бару;

2. Балигъ булмаганнарны белем бирү оешмасына илтү, алып кайту;

3. Медицина һәм ветеринария оешмасына бару;

4. Җирләүләрдә катнашу;

5. Паспорт алу/алыштыру;

6. Дачага бару/кайту;

7. Кредит оешмалары һәм почта бүлекчәләрендә булу;

8. Эшкә сәләтсез туганнарга дарулар, азык-төлек һәм беренче чиратта кирәк-яраклар китерү, аларга ярдәм күрсәтү;

9. Яшәү урынын (тору урынын) үзгәртү;

10. КФҮ һәм Пенсия фонды бүлекләренә бару;

11. Хәрби комиссариатка бару.

Элегрәк смс-пропусклар системасына үзгәрешләр кертелгән иде, алар нигезендә, дачага барырга атнага ике тапкыр, җирләүләрдә катнашу һәм КФҮгә бару атнага бер тапкыр, паспортны алыштырырга һәм суд утырышларында катнашырга айга бер тапкыр мөмкинлек бирелә.

Чәршәмбе, 15 апрель 2020, 15:24