Мы в социальных сетях

15 апрельдә кичен, шулай ук 16 апрельгә каршы төндә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метр, урыны белән 23 метрга кадәр булуы ихтимал. Чаллылыларны алмашынучан болытлы һава торышы көтә. Төнлә һәм иртән яңгыр һәм юеш кар рәвешендә явым-төшем булырга мөмкин, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр көтелә.

Минималь һава температурасы төнлә +1..+4˚. Һаваның максималь температурасы көндез +7..+11˚.

Чәршәмбе, 15 апрель 2020, 16:07