Мы в социальных сетях

Владимир Путин Хөкүмәт әгъзалары белән видеоконференция режимында киңәшмә уздырды. Ул коронавирус эпидемиясенә каршы көрәш шартларында икътисадка, бизнеска, халыкны эш белән тәэмин итүгә һәм гражданнарның керемнәренә ярдәм итү мәсьәләләренә багышланган иде. "Зыян күргән тармакларның кече һәм урта компанияләренә ярдәм итәргә тәкъдим итәм, дип ассызыклап үтәм, инде кабул ителгән ярдәм чараларына өстәмә рәвештә – дәүләт тарафыннан турыдан – туры түләүсез финанс ярдәме. Бу акчаларны предприятиеләр хәзерге вакытта килеп туган кичектергесез мәсьәләне хәл итүгә — үз хезмәткәрләренең апрель-май айларында хезмәт хакын түләүгә юнәлдерә алачак. Конкрет компания өчен ярдәм күләме, агымдагы елның 1 апреленә, бер хезмәткәргә 12 мең 130 сум күләмендә каралган суммадан чыгып, аның хезмәткәрләренең гомуми санын исәпкә алып, исәпләнәчәк", - дип билгеләп үтте президент.

Владимир Путин шулай ук бизнеска әйләнештәге акчаларны тулыландыруга ташламалы кредит бирергә тәкъдим итте. Шулай ук президент төбәк бюджетларының баланслылыгын тәэмин итүгә өстәмә 200 млрд сум юнәлдерергә кирәклеген әйтте. Тагын 25 млрд сум авиация компанияләренә ярдәм итүгә юнәлдереләчәк. Владимир Путинның тулы видеомөрәҗәгатен биредә карарга мөмкин.
Чәршәмбе, 15 апрель 2020, 17:32